Тукай районы Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән уңай бәяләмә алды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның 12 августында Тукай районында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Заманча балалар бакчасы Тукай районының Әҗмәкәй авылында урнашкан. Ул 140 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 2963,5 кв. метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International