ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 4 сентябрендә Инспекциядә ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырышта каралган мәсьәләләр:

1. Административ хокук бозулар турындагы эшләрне карап тикшерү һәм түләүләрне администрацияләү буенча Инспекция эше турында. Хокук идарәсенең административ практика бүлеге тарафыннан Инспекциянең территориаль органнарына уздырылган күчмә тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында.

2. Җирле үзидарә органнары тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны контрольдә тоту нәтиҗәләрен карау турында.

3. Коррупциягә каршы көрәш турында законнардагы үзгәрешләр турында.

4. Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, вазыйфа биләү коррупция куркынычына бәйле булган вазыйфалар исемлеге нигезендә белешмәләр тапшыру нәтиҗәләре турында.

5. Гамәлдәге законнар нигезендә Инспекциянең рәсми сайтында үзләренең һәм гаилә әгъзаларының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бастырып чыгару турында.

6. Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан РФ Федераль салым хезмәтенең «Юридик затларның бердәм дәүләт реестры» һәм «Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестры» мәгълүмат базаларыннан файдаланып, эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу предметы буенча хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлешен тикшерү турында.

7. Россия Федерациясе Президентының «2018-2020 елларга коррупциягә каршы көрәшүнең илкүләм планы турында» 2018 елның 29 июнендәге 378 номерлы указы белән расланган 2018 - 2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшүнең илкүләм планы чараларын үтәү турында.

8. Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Сатып алуларда шәхси мәнфәгать булуын ачыклау буенча методик күрсәтмәләрне карау турында.

9. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән «2020 елның 1 яртыеллыгында мәнфәгатьләр каршылыгы фактларын ачыклау буенча дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы эше турында»гы мәгълүматны карау хакында.

10. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына карамаган вазыйфаларны били торган затлар тарафыннан югары коррупция куркынычларына бәйле хакимият-боеру, идарә итү һәм башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның хокуклы булу-булмавы турындагы мәсьәләне карау хакында.


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Нурлат районында бассейнлы яңа универсаль спорт комплексы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итте.

Спорт комплексында проект белән 25 метрлы зурлар бассейны һәм 10 метрлы балалар бассейны каралган. Корылмада шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, тренажер залы, бер келәмгә көрәш залы, 70 урынга исәпләнгән трибуналар, гомуми кулланылыштагы бүлмәләр төркеме бар. 

Спорт объекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән. 2020 елда Президент программасы буенча республиканың Нурлат, Мөслим һәм Биектау муниципаль районнарында ябык йөзү бассейннары төзелде. 

 

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән Әлмәттә булды. Визит барышында ул Гафиятуллин урамы буенча 68 йортта урнашкан инженер мәктәбендә барган төзелеш эшләре белән танышты.

Мәктәпнең өч катлы бинасында 33 уку сыйныфы, арт-остаханәләр, 320 урынга исәпләнгән төшке аш залы, медицина пункты, киенү-чишенү бүлмәләре, бассейн, актлар залы, күпфункцияле зал, китапханә һәм башка бүлмәләр каралган. Уку йорты 858 укучыга исәпләнгән. 

 Тикшерү барышында Василий Кудряшов бинаның югары әзерлек дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте. 

«Быел Татарстанда бик күп белем бирү объектлары файдалануга тапшырыла, алар барысы да заманча технологияләр буенча төзелгән. Балалар иминлеге – бик мөһим, без алар күпләп була торган биналарны тикшерүгә аерым игътибар бирәбез. Балаларга да, укытучыларга да шундый заманча биналарда булуы бик күңелле булачак» - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.

Бүген, 4 сентябрьдә, Лаеш районының «Южный парк» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Объектны төзү «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылган.

3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында урыннар булдыру мәсьәләсен хәл итү – Татарстан Президентының мәгариф өлкәсендәге программаларының төп казанышларыннан берсе.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ поселогында, 19 микрорайонда урнашкан, 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Объектны төзү «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылган.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде. 

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

Бүген, 3 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Питрәч районындагы балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада «Росток» балалар бакчасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул соңгы стадиядә булган төзелеш эшләренең барышын тикшерде. Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасында сәламәтлек ягыннан төрле дәрәҗәдә булган балалар өчен тигез мөмкинлекләр оештыру өчен махсус шартлар тудырылуына игътибар итте. Объект, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, лифт белән җиһазландырылган.

«Росток» («Үсенте») балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән. Ике катлы бинада уен, йокы бүлмәләре, уен бүлмәләре, буфетлар һәм бәдрәф бүлмәләре булган 12 төркем урнашкан. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, медпункт, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы бар.

Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Ул белем бирү учреждениеләренең яңа таләпләренә туры килә һәм расланган проект документациясе нигезендә торгызылган. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде. 

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

Якын арада Татарстанда тагын 10 балалар бакчасын тапшырырга планлаштыралар.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов «Усадьба Царево» шәһәр яны торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән заманча мәктәп ачты.

2 сентябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Биектау районындагы 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Объект «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. 

Уңайлы төркемнәр, музыка һәм физкультура заллары булган заманча бина сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган һәм лифт белән җиһазландырылган. Проект документларында махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен 40 урын булдыру каралган – уңайлы мохит нәтиҗәсендә алар башка нәниләр белән беррәттән балалар бакчасына йөри алачак.

Бу – мәгариф учреждениеләренең яңа таләпләренә туры килә торган уникаль балалар бакчасы, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Республика көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эш киңлеге эшләтеп җибәрелде. Онлайн-платформа икътисадның әйдәп баручы тармакларында партнерлар һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү мәйданчыгы булачак.

Интеллектуаль эш киңлеге йөзләгән спикерны берләштерәчәк, алар Татарстанны стратегик үстерүнең төп темалары буенча фикер алышачак. 10 сентябрьгә кадәр сайтта дискуссияләр, турыдан-туры эфирлар, интервьюлар һәм мастер-класслар уза, икътисадтагы стратегик инициативаларга алхәбәр бирелә.

Форум программасы 21 юнәлеш буенча 300 артык сессияне үз эченә ала: IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һ.б.

Бөтен дөньядан катнашучылар сайтта бушлай трансляцияне карый ала, Instagram социаль челтәрендә чараның рәсми аккаунтындагы яңалыкларына язылып, күзәтеп тора алачак. Эш программасының шулай ук инглиз һәм татар телләренә синхрон тәрҗемәсе дә булачак. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә җавап алырга мөмкинлек бирәчәк.

Спикерлар һәм чарада катнашучылар арасында республиканың беренче затлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт, мәдәният, мәгариф, медицина, бизнес һәм сәнәгать өлкәләре вәкилләре бар, дип хәбәр итә ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы.

Кичә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы республиканың эш визиты белән Нурлат районында булды. Визит барышында ул төзелеп бетү стадиясендә булган социаль һәм спорт объектларының төзелеш мәйданчыкларын карады. Сәфәрнең максаты – ярашлылык турында бәяләмә алу өчен объектларның әзерлек дәрәҗәсен билгеләү. 

Василий Кудряшовка «Тулпар» бассейны булган универсаль спорт комплексы төзелешенең тәмамлануын күрсәттеләр. Спорт объекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән.

Гомуми мәйданы 5209 кв. метр булган бинада волейбол һәм баскетбол уеннары өчен спорт залы, көрәш белән шөгыльләнү өчен зал, тренажер залы, ике бассейн һәм 70 урынга исәпләнгән трибуналар урнашачак.

Бинада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар каралган. Моннан тыш, спорт комплексы территориясендә өстәмә спорт мәйданчыклары да планлаштырылган. Хәзерге вакытта объект төзелеп бетү стадиясендә. Комплекста сантехниканы монтажлау, керү төркемен урнаштыру эшләре тәмамлана, бассейндагы суның сыйфатын тикшерәләр.

Василий Кудряшов Мәктәп урамында урнашкан «Нурлат» балалар иҗат йортының әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Дүрт катлы объектның гомуми мәйданы 2942,6 кв. метр тәшкил итә. Объектта кабинетларда сәнгать-бизәү эшләре актив темплар белән бара.

«Уку елы башлану белән социаль һәм спорт объектларына республика Президентының зур игътибары юнәлтелде. Инспекторлар балалар күпләп була торган объектларны җентекләп тикшерә. Алар балалар үсешенә ярдәм итә торган барлык заманча таләпләргә туры килергә һәм расланган проект документациясенә катгый нигезләнеп төзелергә тиеш. Мондый искиткеч объектларның озак еллар дәвамында кешеләргә хезмәт итәчәге сөенечле», - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов.

Моннан тыш, Инспекция башлыгына Иске Камышлы авылында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелә торган өч катлы торак йортны күрсәттеләр. Торак йортта 27 фатир урнашкан. Хәзерге вакытта биредә газ тоташтыру һәм йортка китерә торган юл төзү эшләре алып барыла. Торак бинаны көзен тапшырырга планлаштыралар.

Түбән Кама шәһәренең 35а микрорайонында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе алды.

«Объект белем бирү учреждениеләренең яңа таләпләренә җавап бирә һәм проект документларына туры китереп төзелгән», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов. 

«Калейдоскоп» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Якын-тирә территориясе төзекләндерелгән.

3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында урыннар мәсьәләсен хәл итү – Татарстан Президентының мәгариф өлкәсендәге программаларының төп казанышларыннан берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәр Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International