Яр Чаллы шәһәрендә 220 урынлы балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ поселогында, 19 микрорайонда урнашкан, 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Объектны төзү «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылган.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде. 

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International