Республика көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эш киңлеге эшләтеп җибәрелде. Онлайн-платформа икътисадның әйдәп баручы тармакларында партнерлар һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү мәйданчыгы булачак.
Интеллектуаль эш киңлеге йөзләгән спикерны берләштерәчәк, алар Татарстанны стратегик үстерүнең төп темалары буенча фикер алышачак. 10 сентябрьгә кадәр сайтта дискуссияләр, турыдан-туры эфирлар, интервьюлар һәм мастер-класслар уза, икътисадтагы стратегик инициативаларга алхәбәр бирелә.
Форум программасы 21 юнәлеш буенча 300 артык сессияне үз эченә ала: IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һ.б.
Бөтен дөньядан катнашучылар сайтта бушлай трансляцияне карый ала, Instagram социаль челтәрендә чараның рәсми аккаунтындагы яңалыкларына язылып, күзәтеп тора алачак. Эш программасының шулай ук инглиз һәм татар телләренә синхрон тәрҗемәсе дә булачак. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә җавап алырга мөмкинлек бирәчәк.
Спикерлар һәм чарада катнашучылар арасында республиканың беренче затлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт, мәдәният, мәгариф, медицина, бизнес һәм сәнәгать өлкәләре вәкилләре бар, дип хәбәр итә ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы.