ТР Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексында 220 урынлы балалар бакчасы ярашлылык бәяләмәсе алды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 3 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Питрәч районындагы балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада «Росток» балалар бакчасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул соңгы стадиядә булган төзелеш эшләренең барышын тикшерде. Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасында сәламәтлек ягыннан төрле дәрәҗәдә булган балалар өчен тигез мөмкинлекләр оештыру өчен махсус шартлар тудырылуына игътибар итте. Объект, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, лифт белән җиһазландырылган.

«Росток» («Үсенте») балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән. Ике катлы бинада уен, йокы бүлмәләре, уен бүлмәләре, буфетлар һәм бәдрәф бүлмәләре булган 12 төркем урнашкан. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, медпункт, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы бар.

Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Ул белем бирү учреждениеләренең яңа таләпләренә туры килә һәм расланган проект документациясе нигезендә торгызылган. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде. 

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

Якын арада Татарстанда тагын 10 балалар бакчасын тапшырырга планлаштыралар.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов «Усадьба Царево» шәһәр яны торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән заманча мәктәп ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International