Түбән Камада яңа «Калейдоскоп» балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең 35а микрорайонында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе алды.

«Объект белем бирү учреждениеләренең яңа таләпләренә җавап бирә һәм проект документларына туры китереп төзелгән», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов. 

«Калейдоскоп» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Якын-тирә территориясе төзекләндерелгән.

3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында урыннар мәсьәләсен хәл итү – Татарстан Президентының мәгариф өлкәсендәге программаларының төп казанышларыннан берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәр Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International