Нурлат районында бассейнлы яңа универсаль спорт комплексы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итте.
Спорт комплексында проект белән 25 метрлы зурлар бассейны һәм 10 метрлы балалар бассейны каралган. Корылмада шулай ук волейбол, баскетбол, мини-футбол, тренажер залы, бер келәмгә көрәш залы, 70 урынга исәпләнгән трибуналар, гомуми кулланылыштагы бүлмәләр төркеме бар.
Спорт объекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән. 2020 елда Президент программасы буенча республиканың Нурлат, Мөслим һәм Биектау муниципаль районнарында ябык йөзү бассейннары төзелде.