Биектау авылында уңайлы мохитле балалар бакчасы ачылачак

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2 сентябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Биектау районындагы 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Объект «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. 

Уңайлы төркемнәр, музыка һәм физкультура заллары булган заманча бина сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган һәм лифт белән җиһазландырылган. Проект документларында махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен 40 урын булдыру каралган – уңайлы мохит нәтиҗәсендә алар башка нәниләр белән беррәттән балалар бакчасына йөри алачак.

Бу – мәгариф учреждениеләренең яңа таләпләренә туры килә торган уникаль балалар бакчасы, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International