Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән Әлмәттә булды. Визит барышында ул Гафиятуллин урамы буенча 68 йортта урнашкан инженер мәктәбендә барган төзелеш эшләре белән танышты.
Мәктәпнең өч катлы бинасында 33 уку сыйныфы, арт-остаханәләр, 320 урынга исәпләнгән төшке аш залы, медицина пункты, киенү-чишенү бүлмәләре, бассейн, актлар залы, күпфункцияле зал, китапханә һәм башка бүлмәләр каралган. Уку йорты 858 укучыга исәпләнгән.
Тикшерү барышында Василий Кудряшов бинаның югары әзерлек дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте.
«Быел Татарстанда бик күп белем бирү объектлары файдалануга тапшырыла, алар барысы да заманча технологияләр буенча төзелгән. Балалар иминлеге – бик мөһим, без алар күпләп була торган биналарны тикшерүгә аерым игътибар бирәбез. Балаларга да, укытучыларга да шундый заманча биналарда булуы бик күңелле булачак» - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.