Кичә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы республиканың эш визиты белән Нурлат районында булды. Визит барышында ул төзелеп бетү стадиясендә булган социаль һәм спорт объектларының төзелеш мәйданчыкларын карады. Сәфәрнең максаты – ярашлылык турында бәяләмә алу өчен объектларның әзерлек дәрәҗәсен билгеләү.
Василий Кудряшовка «Тулпар» бассейны булган универсаль спорт комплексы төзелешенең тәмамлануын күрсәттеләр. Спорт объекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән.
Гомуми мәйданы 5209 кв. метр булган бинада волейбол һәм баскетбол уеннары өчен спорт залы, көрәш белән шөгыльләнү өчен зал, тренажер залы, ике бассейн һәм 70 урынга исәпләнгән трибуналар урнашачак.
Бинада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар каралган. Моннан тыш, спорт комплексы территориясендә өстәмә спорт мәйданчыклары да планлаштырылган. Хәзерге вакытта объект төзелеп бетү стадиясендә. Комплекста сантехниканы монтажлау, керү төркемен урнаштыру эшләре тәмамлана, бассейндагы суның сыйфатын тикшерәләр.
Василий Кудряшов Мәктәп урамында урнашкан «Нурлат» балалар иҗат йортының әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Дүрт катлы объектның гомуми мәйданы 2942,6 кв. метр тәшкил итә. Объектта кабинетларда сәнгать-бизәү эшләре актив темплар белән бара.
«Уку елы башлану белән социаль һәм спорт объектларына республика Президентының зур игътибары юнәлтелде. Инспекторлар балалар күпләп була торган объектларны җентекләп тикшерә. Алар балалар үсешенә ярдәм итә торган барлык заманча таләпләргә туры килергә һәм расланган проект документациясенә катгый нигезләнеп төзелергә тиеш. Мондый искиткеч объектларның озак еллар дәвамында кешеләргә хезмәт итәчәге сөенечле», - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов.
Моннан тыш, Инспекция башлыгына Иске Камышлы авылында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелә торган өч катлы торак йортны күрсәттеләр. Торак йортта 27 фатир урнашкан. Хәзерге вакытта биредә газ тоташтыру һәм йортка китерә торган юл төзү эшләре алып барыла. Торак бинаны көзен тапшырырга планлаштыралар.