2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык исәбен алу чарасы узачак.
25 августтан башлап Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районындагы Портовая урамында урнашкан «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮҺБ ФДБМУ Казан филиалының студентлар тулай торагында ахыргы тикшерү эшләрен уздыра.
23 августтан башлап Яр Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшләрен уздыра. Уку йорты «Мәләкәс аръягы» торак районының 25 нче микрорайонында Якупов урамы, 6 йорт адресы буенча теркәлгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Яңа Савин районы, Четаев урамы буенча урнашкан торак йортта ахыргы тикшерү эшенә кереште.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе август ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
22 август – Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Питрәч муниципаль районындагы Көек авылында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшенә кереште. Әлеге уку йорты «Алгоритм» дигән матур исемле технологик лицей статусын алган.
Казанның Совет районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Успех» («Уңыш») балалар бакчасында актыккы тикшерү уздыра.
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Бөтенроссия халык исәбен алуның төп этабын 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәрге чорга күчерү турында карар имзалаган (моңа кадәр ул 1 октябрьдән 31енә кадәр планлаштырылган иде), дип хәбәр ителә Росстат матбугат хезмәтендә.
«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты (алга таба – федераль проект) кысаларында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы вәкаләтле банклар аша икътисад тармакларындагы предприятиеләргә ташламалы кредит бирү чаралары аша цифрлы үзгәртеп кору эшчәнлеген тизләтүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чарасын гамәлгә ашыра.