Студентлар тулай торагында ахыргы тикшерү уза

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

25 августтан башлап Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районындагы Портовая урамында урнашкан «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮҺБ ФДБМУ Казан филиалының студентлар тулай торагында ахыргы тикшерү эшләрен уздыра.

Объектны төзүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаучы – «СБС групп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ.

«Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮҺБ ФДБМУ Казан филиалы – Россиянең иң борынгы уку йортларының берсе, ул илнең су странспортын торгызуга һәм үстерүгә лаеклы өлеш керткән.

Югары уку йортының яңа тулай торагы уку елына әзер диярлек. Ул 250 кешегә исәпләнгән. Бина барлык заманча төзелеш стандартларына туры килә. Студентлар өчен уңайлы яшәү шартлары тудырылган. Бүлмәләр заманча җиһазлар һәм көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган, инфраструктурасы яхшы оештырылган һәм урнашкан урыны да җайлы.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International