ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Четаев урамында урнашкан торак йортта ахыргы тикшерү

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Яңа Савин районы, Четаев урамы буенча урнашкан торак йортта ахыргы тикшерү эшенә кереште.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды.

«Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Садака» ҖЧҖ.

Капиталь төзелеш объектының мәйданы – 32437,90 кв. метр. Йортта 18 кат, 447 фатир бар.

Адрес әлегә бирелмәгән. Иң әүвәл «Золотая середина» торак комплексындагы йортны төзүче оешма «Свей» фирмасы» ҖЧҖ була, 2011 елда ул бөлгенлеккә чыга. 3 нче йортны төзегәндә инсоляция нормалары бозыла.

2020 елда йорт төзеп бетерү өчен Фондка тапшырыла. Фонд ярдәме белән йортның проект документлары тиешле таләпләргә туры китерелә. Нәтиҗәдә, йорт алмаш катлыга әверелә.

Фотолар Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының матбугат хезмәтеннән бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International