Яр Чаллы. «Мәләкәс аръягы» мәктәбендә ахыргы тикшерү уза

2021 елның 24 августы, сишәмбе

23 августтан башлап Яр Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшләрен уздыра. Уку йорты «Мәләкәс аръягы» торак районының 25 нче микрорайонында Якупов урамы, 6 йорт адресы буенча теркәлгән.

Төзүче оешма – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – ТР «Татлизинг» ДУП.

Яңа мәктәп «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. «Мәләкәс аръягы» торак районында яшәүчеләр мәктәп булгач машиналар һәм җәяүлеләр өчен юллар да төзекләндерелер, дип өметләнә. Уку йорты һәм микрорайон арасында уза торган юл ыгы-зыгылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International