РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Бөтенроссия халык исәбен алуның төп этабын 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәрге чорга күчерү турында карар имзалаган (моңа кадәр ул 1 октябрьдән 31енә кадәр планлаштырылган иде), дип хәбәр ителә Росстат матбугат хезмәтендә.
Июль ахырында Росстат тиешле инициатива белән чыккан, Бердәм тавыш бирү көнен (19 сентябрь) оештыруда катнашачак ресурсларны (инфраструктураны һәм персоналны) куллану өчен, бу эшнең төбәкләр белән килештереп башкарылганлыгы турында аңлаткан.
Интерфакс: https://www.interfax.ru/russia/785144