ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Питрәч муниципаль районындагы Көек авылында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшенә кереште. Әлеге уку йорты «Алгоритм» дигән матур исемле технологик лицей статусын алган.
Лицей «Светлый» торак комплексының 26 нчы кварталындагы 1 нче йорт адресы буенча урнашкан. «Светлый» торак комплексы – аз катлы йортлар микрорайоны, анда «комфорт» категориясенә караган утыздан артык өч катлы, бер секцияле каркас йортлар урнашкан. Казанга якын урнашкан – «Светлый» торак-коммуналь комплексыннан Татарстан башкаласына ун минут эчендә барып җитәргә мөмкин. «Светлый» микрорайонының төп өстенлеге – Казан белән чагыштырмача, яхшырак экология шартларында кала тормышына якын тирәлектә яшәү мөмкинлеге. Төрле яктан урманнар, чиста күлләр, кырлар һәм болыннар әйләндереп алган. Эре автотрассалар ерак урнашкан, табигатьне пычрата торган нинди дә булса предприятиеләр янәшәдә генә юк.
Капиталь төзелеш объекты – «Алгоритм» технология лицеен төзүче оешма –«Татарстан Республикасының Баш төзелеш идарәсе» ДБУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ.
Лицей йортының беренче катында уку сыйныфлары, хезмәткә тәрбияләү – йортчылык (тегү һәм кулинария), столяр һәм слесарь бүлмәләре проектланган. Биредә шулай ук кием калдыру бүлмәләре белән вестибюль, медицина блогы, каравыл бүлмәсе, ике лифт һәм йөзү бассейннары бар.
Икенче һәм өченче катларда шулай ук уку сыйныфлары, ике утлы актлар залы, директор кабинеты, укытучылар кабинеты, китапханә, мәгълүмат үзәге, спорт заллары комплексы, бухгалтер, завхоз һәм хезмәт күрсәтүче персонал бүлмәләре, укытучылар һәм укучылар өчен бәдрәфләр проектланган.
Дүртенче техник катта вентиляция камерасы һәм лифтның машина бүлмәсе урнашкан.
Уку йорты территориясендә хоккей һәм физкультура-спорт мәйданчыклары, футбол кыры, йөгерү юлы, уку йортына килә торган юллар төзелгән.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Көек авылындагы «Алгоритм» технология лицее 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачачак.