Казанның Идел буе районындагы Салмачы торак биләмәсендә Нокса елгасы аша салынган күпер – әзерлек стадиясендә. Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Автоюллар һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль органы инспекторлары тарафыннан ахыргы тикшерү уздырылды.
Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты адресы буенча урнашкан 18 катлы 3 номерлы күпфатирлы торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе тәмамланды.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтының «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә «Җәмәгатьчелек фикерен сораштырулар, анкеталаштыру» өстәмә битендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында коррупция торышы турындагы фикерләрен ачыклау максатында, министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары, җирле үзидарә органнары, шулай ук Татарстан Республикасы учреждениеләре арасында коррупциячел факторларга һәм коррупциягә каршы чараларга тармак буенча тикшерү үткәрелә.
ТР Лаеш муниципаль районының Державино авылында урнашкан «Йолдызкай» балалар бакчасы – әзерлек стадиясендә. Биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең актыккы тикшерүе бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Веснушка» («Сипкел») катнаш төрдәге 182 номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ахыргы тикшерү башланды.
Менделеевск шәһәренең Габдулла Тукай урамы буенча 16 номерлы торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең актыккы тикшерүе уза. Йорт төзелеше 2019 елның октябрендә башланган.
Хөрмәтле Татарстан халкы, Казанда яшәүчеләр! Хезмәттәшләр, дуслар!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясенең төп офисында Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай шигырьләрен уку буенча флешмоб узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясе тарафыннан Арча шәһәрендәге М. Горький урамы, 46 адресы буенча урнашкан торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Торак республиканың социаль ипотека программасы буенча төзелгән.
Уку елын каршы алу ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлаторы өчен кызу урак өсте белән бер. Бу көннәрдә Инспекциянең Көнчыгыш территориаль органы белгечләре Сокрау урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә кайнаша.