22 август – Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
Россиянең азатлык символы. Бөек ил флагы турында без нәрсә беләбез?
Һәр кешенең тормышында көн саен гражданнарга очрый торган дәүләт символикасының аның өчен нинди мәгънәгә ия булуы турында кызыксыну уяткан вакытлар була. Россия флагы турында без нәрсә беләбез соң? «Википедия»гә мөрәҗәгать итик. Хәер, башка сайтларда да бу хакта кызыклы мәгълүматлар бар.
Россиянең хәзерге флагы 1993 елның 11 декабрендә расланган. Ул өч тигез горизонталь полосадан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: өске өлешендә – ак, уртада – зәңгәр һәм аскы өлеше – кызыл төстә.
«Россия флагы кайчан барлыкка килгән?» дигән сорауга төгәл җавап бирүе кыен. Шунысы билгеле, ак-зәңгәр-кызыл төсләр турында беренче тапкыр XVII гасыр ахырында искә алына. Мәскәү байрагы да Россия флагы була алган булыр иде. XV-XVII гасырларда Мәскәү патшалыгы рус җирләрен берләштерү үзәгенә әверелә.
XIX гасырның икенче яртысында тарихчылар арасында милли флагны ак-зәңгәр-кызыл яки кара-сары-ак дип санарга кирәклеге турында бәхәсләр бара. Мәсьәлә рәсми рәвештә 1883 елның 28 апрелендә хәл ителә (1883 елның 7 маенда карар законлаштырылган Россия патшалыгы Җыенына кертелә). Нәкъ менә шул вакытта «Тантаналы очракларда биналарны бизәү өчен флаглар турында фәрман» белән русофильлек яклы булган Александр III фәкать ак-зәңгәр-кызыл төсләрдәге флагны гына кулланырга боера.
Әлеге төсләр шулай ук панславян флагларында да кулланыла. Нәкъ менә Россия флагы төп милли составы славян халыклары булган күп кенә флаглар өчен прототип булган дип санала. К панславян флагларына Сербия, Словакия, Словения, Чехия, Хорватия флаглары кертелә.
Ил флагы төсләренә рәсми аңлатмалар юк.
Беренче аңлатма:
- Ак төс уй-фикерләрнең пакълыгын, намуслылыкны, шулай ук эчкерсезлекне чагылдыра.
- Зәңгәр төс бөеклекне, тугрылыкны, гыйффәтлекне символлаштыра.
- Кызыл төс батырлык, кыюлык һәм киң күңеллелек дигәнне аңлата.
Икенче аңлатма (патшалык):
- Ак төс Белоруссияне гәүдәләндерә.
- Зәңгәр төс Малороссияне символлаштыра.
- Кызыл төс Бөек Россияне аңлата.
Өченче (монархик) аңлатма:
- Ак төс ирекне гәүдәләндерә.
- Зәңгәр төс Богородицаны символлаштыра.
- Кызыл төс державалык, дәүләтчелек дигәнне аңлата.
Иң киң таралган хата – флагны якларын 1:2 бәрабәрендә куллану. Закон нигезендә яклар нисбәте 2:3 итеп билгеләнгән. Барыннан да ешрак Россия флагы шундый ук нисбәтле флагы булган төбәкләрдә якларының 1:2 нисбәтендә кулланыла. Мондый төбәкләргә Адыгей, Алтай крае, Бурятия, Владимир өлкәсе, Калмыкия, Карачай-Черкесия, Курган өлкәсе, Мордовия, Алтай Республикасы, Татарстан, Удмуртия, Хакасия, Чувашияне кертергә була. Бу нигездә флагларны җитештерүче фирмалар гаебе белән килеп чыга. Бер флагны озынрак яки киңрәк ясамас өчен, барлык флаглар да бер үлчәмгә китерелә.
Еш кына зәңгәр төсне бутыйлар. Кайчагында куе зәңгәр полоса урынына зәңгәрсу төс очратырга мөмкин. Мөгаен, 1991 елгы Россия флагы ешрак кулланыла, ул 1993 елга кадәр гамәлдә булган. Еш кына зәңгәр һәм кызыл полосалар урнашкан урыннарны бутыйлар. Интуитив рәвештә төсләрне актан куерак төсләр принцибы буенча урнаштыралар.
Россия флагы Россия Федерациясенең Дәүләт геральдикасы регистрына 2 нче сан белән кертелгән. Россия Федерациясе Җинаять кодексында флагны мәсхәрәләгән өчен (РФ Җинаять кодексының 329 статьясы) бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстәге Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатында Урак һәм чүкечле кызыл сөлгене алмаштыра.
«Википедия» һәм Геральдика порталы (барысы да флаглар һәм герблар турында) материаллары буенча