«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты (алга таба – федераль проект) кысаларында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы вәкаләтле банклар аша икътисад тармакларындагы предприятиеләргә ташламалы кредит бирү чаралары аша цифрлы үзгәртеп кору эшчәнлеген тизләтүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чарасын гамәлгә ашыра.
Әлеге ярдәм чарасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россия карарлары нигезендә гамәлгә ашырыла торган цифрлы үзгәртеп кору проектларына ташламалы кредит бирүне тәэмин итү максатларында федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 5 декабрендәге 1598 номерлы карары (алга таба – кагыйдәләр, карар) нигезендә гамәлгә ашырыла.
Кагыйдәләр нигезендә, субсидия вәкаләтле банкларга цифрлы үзгәртеп кору һәм мәгълүмат технологияләрен, шул исәптән цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү чараларын гамәлгә ашыручы Россия оешмаларына еллык 1-5 процент белән ташламалы ставка буенча финанс чыгымнарын каплау максатларында бирелә.
Бер проектка ташламалы кредитның максималь күләме – 5 млн сумнан 5 млрд сумга кадәр, комплекслы программага – 10 млрд сумга кадәр. Карар таләпләрендә, нигездә, Россия технологик чишелешләрен, программа белән тәэмин итүне һәм программа-аппарат комплексларын (алга таба – проектлар) кертеп, компанияләр проектларына ярдәм итү күздә тотыла.
Бүгенге көндә карарны гамәлгә ашыру кысаларында вәкаләтле банклар буларак 17 кредит оешмасы билгеләнгән: ВЭБ.РФ, «Сбербанк» ГАҖ, «Газпромбанк» АҖ, «Альфа-Банк» АҖ, «ВТБ» ГАҖ, «Совкомбанк» ГАҖ, «Абсолют банк» АКБ ГАҖ, «Банк «Санкт-Петербург» ГАҖ, «Райффайзенбанк» АҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «ФК Открытие» БАНКЫ ГАҖ, «Росбанк» ГАҖ, «Россия илкүләм коммерция банкы» ГАҖ, «Мәскәү кредит банкы» ГАҖ, «АК БАРС» Банк ГАҖ, «Россия КУЭ ярдәм банкы МСП» АҖ, «Центр-Инвест» КБ ГАҖ (алга таба – вәкаләтле банклар).
Цифрлы үзгәртеп кору чараларын гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәменең әлеге механизмы турында тулырак, шулай ук карарны гамәлгә ашыру турында башка актуаль мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://digital.gov.ru/ru/activity/directions/942/