Казанның Идел буе районындагы Салмачы торак биләмәсендә Нокса елгасы аша салынган күпер – әзерлек стадиясендә. Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Автоюллар һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль органы инспекторлары тарафыннан ахыргы тикшерү уздырылды.
Тимер-бетон күпернең озынлыгы – 35 метр, аралык корылмасының озынлыгы – 28 метр, киңлеге – 13 метр. Буеннан буена тышкы яктырту челтәрләре төзелгән.
Инженерлык корылмасы Салмачы һәм Вишневка торак биләмәләрен һәм Привольный һәм Вишневка бистәләрен Казан белән тоташтыра торган автомобиль юлын тулысынча су басудан саклау мөмкинлеген бирәчәк.
Объектны төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ).
Генераль проектчы – «ПЦ Град» ҖЧҖ.
Генераль подрядчы – «Мосты Республики Татарстан» ҖЧҖ.
Нокса елгасы аша салынган күпер 2020 елның декабрендә диярлек төзелгән. Ул вакытта кичү буенча хәрәкәт тест режимында ачылган. Күпердәге төзелеш эшләре быелның маенда һәм бүген, 3 сентябрьдә дәвам иттерелде, аңа проект документларына туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе бирелде.