Державино авылында «Йолдызкай» балалар бакчасы: соңгы тикшерү

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Лаеш муниципаль районының Державино авылында урнашкан «Йолдызкай» балалар бакчасы – әзерлек стадиясендә. Биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең актыккы тикшерүе бара.

Узган ел Татарстанның Лаеш районы, Державино авылындагы «Йолдызкай» балалар бакчасы турында массакүләм мәгълүмат чаралары язып чыккан иде. 2020 елның язында ул вакытлыча ябылган. Державинодагы сабыйларны Пәрәү авылы балалар бакчасы кабул иткән.

«Йолдызкай» балалар бакчасының элеккеге бинасы 1986 елда төзелгән булган. Ул ике фатирлы торак йорт булыр дип ниятләнгән. Әмма зур булмаган реконструкциядән соң өч ел узгач, биредә мәктәпкәчә учреждение урнашкан. Шуннан бирле бер тапкыр да ныклы ремонт уздырылмаган.

«Йолдызкай» балалар бакчасының ике катлы яңа бинасы 890,10 кв.м мәйданлы һәм 50 урынга исәпләнгән. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гомуми үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да каралган. Учреждениенең төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнашкан.

Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Державинодагы  «Йолдызкай» балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

Подрядчы – «Ташпулат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Инспекциянең Төньяк-Көнбатыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, объектка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International