Менделеевсктагы йорт – әзерлек стадиясендә

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Менделеевск шәһәренең Габдулла Тукай урамы буенча 16 номерлы торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең актыккы тикшерүе уза. Йорт төзелеше 2019 елның октябрендә башланган.

Капиталь төзелеш объектының техник заказчысы – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Объектларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Генераль подрядчы – «Мамадышстрой» ЯАҖ.

Бина «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең әлеге объектны тикшерүе турында Инспекциянең матбугат хезмәте быелның февраль аенда ук язган иде. Кышын биредә фатирларны эчке бизәкләү эшләре алып барылган. Белгечләр тарттырылган түшәмнәрне монтажлаган, бүлмәләргә ишекләр куеп, обойлар ябыштырган. Шул ук вакытта йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыру эшләре дә алып барылган.

Барлык төзелеш эшләре 2021 елның икенче кварталында тәмамланды. Проект буенча биш катлы йорт 60 фатирга исәпләнгән. Аның гомуми мәйданы 4232,68 кв. метр тәшкил итә. Төзекләндерелгән йорт яны территориясендә балалар өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр бар.  

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре ташламалы ипотека республика программасы буенча төзелгән, күптән көтеп алынган фатирларына алачак. Алар ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең соңгы тикшерүе бетүен  түземсезлек белән көтә. Әгәр Инспекциянең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары закон бозуларны тапмаса, йортка проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Ә аннары менделеевлылар өчен иң күңелле вакыйга – өй туе булачак…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International