Пушкин һәм Тукай шигырьләрен уку буенча флешмоб...

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясенең төп офисында Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай шигырьләрен уку буенча флешмоб узды.

Генийларның икесе дә – үз дәверенең, ике милләтнең һәм барча Россиянең символлары. Пушкинның да, Тукайның да иҗаты шәхси кичерешләргә, аларның кешеләргә, әйләнә-тирә табигатькә һәм ил язмышына мөнәсәбәте белән сугарылган. Икесенең дә тормышында ак ташлы Казан үз эзен калдырган. Шуңа күрә флешбомны үткәргән вакытта әлеге ике күренекле шәхесне сайлау очраклы түгел.

ТР ДТК Инспекциясе аппараты хезмәткәрләре Елена Харитонова, Станислав Коклюгин, Динара Сәлахова бөек шагыйрьләр лирикасын рус һәм татар телләрендә укыдылар. Чара 2021 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

https://gsn.tatarstan.ru/videoreportazhi.htm/video/7564379.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International