Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясе тарафыннан Арча шәһәрендәге М. Горький урамы, 46 адресы буенча урнашкан торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Торак республиканың социаль ипотека программасы буенча төзелгән.
Объект төзелеше 2020 елның июлендә башланган булган. Йортта 5 кат, 45 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 2387,10 квадрат метр. Чистага төзекләндерелгән фатирлар янгын сигналлары һәм счетчиклар белән җиһазландырылган, батареяларда җылылыкны көйләү җайланмалары урнаштырылган.
Объектларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «РСК» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Архитектор Н.М.Дмитриев остаханәсе» ҖЧҖ.
Ярашлылык турында бәяләмә 2021 елның 24 августында бирелде.