Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты адресы буенча урнашкан 18 катлы 3 номерлы күпфатирлы торак йортта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе тәмамланды.
8816,70 кв. метрлы яңа йортта – 179 фатир.
Торак төзелеше объектын төзүче – «Акварели Групп» махсуслаштырылган төзүче оешма ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Домкор Проект» ҖЧҖ.
Генераль подрядчы – «Акварели Строй» ҖЧҖ.
Төзелеп беткән объектны тикшерү нәтиҗәләре уңай. Проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә.