Сокрау урта мәктәбендә ахыргы тикшерү уза

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Уку елын каршы алу ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлаторы өчен кызу урак өсте белән бер. Бу көннәрдә Инспекциянең Көнчыгыш территориаль органы белгечләре Сокрау урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә кайнаша.

Уку йорты Татарстанның Түбән Кама муниципаль районындагы Сокрау авылында Школьная урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан. Биредә үзгәртеп кору эшләре узган – 60 урынга исәпләнгән, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган яңа бер катлы ашханә төзелгән.

Объектны төзүче оешма – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Сокрау урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Подрядчы –  «ВолгоПромСтрой» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International