30 август – Татарстан Республикасы көне

2021 елның 27 августы, җомга

Хөрмәтле Татарстан халкы, Казанда яшәүчеләр! Хезмәттәшләр, дуслар!

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!

Әлеге төп дәүләт бәйрәме туган ягын яратып, үзеннән алда килгән шәхесләрнең җиңүләре һәм замандашларының казанышлары белән горурлана торган һәрбарча кешеләрне берләштерә. Ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күп милләтле Россиянең һәм газиз республикабызның традицияләренә карата хөрмәт хисләре кичерү – безнең  өчен мөһим кыйммәтләр.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм, бәхет, иминлек һәм һәр йортка тынычлык телим!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе

В.А. Кудряшов

Бәйрәм турында

Бу көнне 1990 елда республиканың Югары Советы Татарстан социалистик совет республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Республика оешуны беренче тапкыр бәйрәм итү 1991 елда була – бу хакта 29 август көнне, әлеге көнне эшләми торган бәйрәм көне турында карар кабул итеп, игълан итәләр. Шунысы игътибарга лаек, бу датага республика башкаласы – Казанның туган көнен бәйрәм итү дә туры китерелгән. Бүген Татарстан Республикасы көне – төбәктә уздырыла торган бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне республика Президенты, гадәттәгечә, гражданнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Төбәктәге шәһәрләр һәм авыллар тантанаи рәвешкә керә, бәйрәм төсмерләре керә. Татарстан халкы урам йөрешләренә чыга һәм массакүләм чараларда катнаша. Шәһәрләрдәге тантаналар кичке бәйрәм салюты белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International