ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең 66нчы микрорайонында 1нче номерлы яңа торак йорт төзелешенә карата актыккы тикшерү уздыра.
КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
«Башка кешеләрнең байлыгыннан көнләшергә кирәкми: алар аны без ирешә алмаган бәядән – тынычлыкны, сәламәтлекне, намусны, абруйны корбан итү бәрабәренә алганнар. Бу артык кыйммәт килеп чыга, чөнки алыш-биреш безгә бары тик зыян гына китергән булыр иде».
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе июнь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 31 маенда 2023 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында тәгаенләштерелгән мәгълүматларны тапшыру срогы бетә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ТР Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авылының «Удачный» торак комплексында 7-9 катлы 2нче (төзелеш номеры) күпфатирлы торак йортка актыккы тикшерү үткәрелде. Ул уңай тәмамланды. Объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча белгечләр таләп ителә:
2024 елның 23 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә һәм дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләүгә конкурс үткәрелде. Чаралар инспекция җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев рәислегендә узды.
2024 елның 23 маенда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен «Цифрлы ликбез» проекты презентацияләнде.
Казан шәһәренең Яңа Савин районында Козин урамында, 3нче йортта ДМГның яңа медицина комплексы төзелде. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Толстой урамындагы 49В номерлы яңа торак йортны тикшерә башлады. Ул ТР Аксубай муниципаль районы, Аксубай штп. урын алган.