Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллыдагы «Новое Побережье» торак комплексының яңа йортын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Бу Раскольников урамы буенча № 34-2-1 төзелеш номерлы йорт, аны төзүче – «Современное строительство» МТ ҖЧҖ.
25 катлы йортта гомуми мәйданы 12234,60 кв. метр булган 264 фатир төзелгән.
Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроектсервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ.