Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышы булды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 25 сентябрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13 нче утырышы булды.

Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 19 мәсьәлә кертелде, шул исәптән беренче укылышта карау өчен 15 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты, шулай ук башка мәсьәләләр бар иде.

Беренче укылышта оешмалар мөлкәтенә салым турында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында, халыкка адреслы социаль ярдәм турында, фән һәм фәнни эшчәнлек турында һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары каралды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев катнашты.

Ул «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча доклад белән чыгыш ясады.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда бертавыштан кабул ителде.

♦ https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/10478179.htm

♦ https://gossov.tatarstan.ru/pressa/photoreport/photoreport/2688.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International