ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Усад авылында «Татарстан Республикасы Лаеш районының 179 га торак төзелеше 1 микрорайонының УБ-2» объектының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Торак йорт бинасы – подваллы дүрт катлы. Булачак яшәүчеләр өчен «Новый свет» торак комплексында гомуми мәйданы 7885,20 кв. метр булган 140 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – «Близкий» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ. Генераль проектлаучы - «Армида» ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты