Салымнарны түләү турында

2025 елның 19 сентябре, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе милек салымнарын һәм НДФЛ түләү срогы һәм салым хәбәрләре почта аша таратылмаган очраклар турында искә төшерә.

Күчемсез милек һәм транспорт чаралары ияләре игътибарлы булырга тиеш: салым хәбәрләре инспекция тарафыннан түләүнең иң чик срогына кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелә. Ягъни 2024 ел өчен милек салымнарын 2025 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Гомуми кагыйдә буенча, хәбәр электрон формада – Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрелә. Әгәр дә аңа керү мөмкинлеге булмаса, документ заказлы хат белән җибәрелә. Шулай ук, әгәр салым түләүче үзара хезмәттәшлекнең бу ысулын алдан сайлаган булса, белдерү Дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрелергә мөмкин.

Әгәр милекченең салым түләүдән тулысынча азат итә торган ташламасы яки тотып калу өлеше (вычет) булса, яисә түләүгә гомуми сумма 300 сумнан кимрәк булса яки бердәм салым счетында (ЕНС) артык түләнсә, салым хәбәрләре җибәрелми. Искәрмә – хәбәрләр тарату срогы өч ел вакытны уздырган очраклар. Моннан тыш, кәгазь хатлар Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетлардан файдаланучыларга һәм Салым инспекциясенә документларны бары тик электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга әзер булулары турында алдан хәбәр итеп куйган кешеләргә җибәрелми.

Әгәр 1 ноябрьгә кадәр хәбәр килмәсә, салым түләүчегә мөстәкыйль рәвештә инспекциягә – шәхсән, яки электрон рәвештә шәхси кабинет аша яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы ярдәмендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үткән чорларда хәбәрләр алмаган һәм ташламалар турында белдермәгән кешеләргә аерым игътибар: мондый гражданнар үзләренең мөлкәте булу-булмавы турында теләсә кайсы салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш.  Мондый хәбәрнең формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 2022 елның 23 декабрендәге ЕД-7-21/1250@ номерлы боерыгы белән расланган.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International