ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Идел буе районында урнашкан «Волжские просторы» микрорайонындагы яңа объектны тикшерүгә кереште. Җир асты һәм җир өсте паркингы булган 4 нче эшләтеп җибәрү комплексының 4.1 номерлы торак йорты тикшерелә.
Проектта бер катлы ике секцияле торак йорт төзелеше каралган, аның беренче катында җәмәгать өчен торак булмаган биналар урнаштырылган. Объект төзелеше 2022 елның ноябрендә башланган. Аның мәйданы 34027,90 кв. м тәшкил итә, катлар саны – 25.
Йорттагы фатирларның гомуми саны – 552, гомуми мәйданы 23807,90 кв. м.: 1 нче секциядә – 288 фатир, 2 нче секциядә – 264. Шулардан бер бүлмәлеләр – 360, ике бүлмәле – 144, өч бүлмәле – 48. Һәр секция өч лифт (630 һәм 400 кг йөк күтәрүчән) һәм төтен капламый торган баскыч белән җиһазландырылган.
Проект нигезендә 7 катлы паркинг «Волжские просторы» торак комплексының бер өлеше булып тора. Объектның җир асты өлешенә керү-чыгу һәм җир өстендәге өлешенә керү-чыгу бер-берсеннән бәйсез ике рампа буенча каралган. Аңа хезмәт күрсәтү өчен 630 кг йөк күтәрә торган лифт каралган, ул янгын сүндерү бүлекчәләрен йөртү режимында эшли. Машина кую урыннарының гомуми саны – 499.
Төзүче – «Сказочный лес» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Сувар» ҖЧҖ. Генподрядчы – «Суварстроит» ҖЧҖ. Ген. проектчы – «СувАРХ» ҖЧҖ.