ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина яшь дәүләт хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советының кече залында КФУның Дәүләт һәм муниципаль югары идарә мәктәбендә «Яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрүче дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды.

Лилия Маврина курсларда катнашучыларга ТР Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, законнарны карау этаплары һәм депутатларның сайлау округларындагы эше турында сөйләде.

Ул дәүләт хезмәткәрләренең гражданнарга мөрәҗәгатьләр белән эшләү аспектларына аерым игътибар бирде.

Семинарда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге башлыгы Руслан Сулагаев катнашты.

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/pressa/photoreport/photoreport/2663.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International