Казанның Адмиралтейская урамында торак комплекс ихтыяҗлары өчен котельный төзелде

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Киров районында Адмиралтейская урамындагы торак комплексы ихтыяҗлары өчен блок-модульле котельныйның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.

334 кв. м мәйданлы объект төзелеше 2024 елның апрелендә башланган. Аның бинасы – бер катлы,  ул даими персонал катнашыннан башка котельный җиһазлары залыннан тора. Котельный бинасы эчендә оператор бүлмәсе һәм дизель ягулыгы склады урнашкан.

Бинаның тышкы стеналары 100 мм калынлыктагы янмый торган җылыткычлы «сэндвич» тибындагы панельләр белән тышланган, техник бүлмәләр – профлист белән. Түбәсе – бер кыеклы, тышкы су агымы оештырылмаган. Түбәгә керү тышкы янгын баскычы аша тәэмин ителә.

Объектны төзүче – «СпектрПодряд» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ.  Генераль подрядчы – «Энтальпия» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Стройдоминвест» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International