2025 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы булды. Аны Комитет рәисе Андрей Егоров үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев катнашты.
Ул «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча доклад белән чыгыш ясады.
► https://vk.com/wall-212072380_2184