ТР ДСК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авыл җирлеге, Осиново авылы, Гагарин урамы адресы буенча урнашкан яңа торак йортка йомгаклау тикшерүе үткәрелә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авыл җирлеге, Осиново авылы адресы буенча урнашкан яңа торак йортка күчмә йомгаклау тикшерүен үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, 79-ФЗ номерлы федераль законның 20.2 статьясы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә, барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре ел саен 1 апрельгә кадәр «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтлар һәм (яки) сайт битләре адреслары турында мәгълүмат бирә.
2023 елның 27 мартында Чистай шәһәрендә Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган иң актуаль сорауларга аңлатма бирү максатында киңәшмә узды.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелүгә бәйле мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар Идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.
2023 елның 18-19 маенда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы узачак.
«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында 2023 елның 17 апреленнән 17 июненә кадәр һәм 11 сентябреннән 11 ноябренә кадәр чаралар узачак.
2023 елның 24 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яшел Үзәндә почта адресы бирелгән: Төзүчеләр проспекты, 10 йорт 18 катлы күп фатирлы торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
2023 елның 24 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка «Яр Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре белән 2/10 номерлы күп катлы торак йорт. 1 этап» проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
2023 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстанда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар узачак. ТР Министрлар Кабинетының 22.03.2023 ел, № 711-р боерыгы нигезендә, әлеге тәкъдим җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын республика эшчәнлегенең барлык өлкәләренә чыгару максатында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.