Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, 79-ФЗ номерлы федераль законның 20.2 статьясы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә, барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре ел саен 1 апрельгә кадәр «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтлар һәм (яки) сайт битләре адреслары турында мәгълүмат бирә.
Күрсәтелгән мәгълүматларны тапшыру Татарстан Республикасының бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында махсус сервис ярдәмендә башкарыла – dohod.tatar.ru.