«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында 2023 елның 17 апреленнән 17 июненә кадәр һәм 11 сентябреннән 11 ноябренә кадәр чаралар узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.03.2023 ел, № 712-р күрсәтмәсе нигезендә акция Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңай санитар-экологик торыш булдыру максатыннан үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына акциядә актив катнашырга һәм урман биләмәләрен каты коммуналь калдыклардан чистарту һәм урман һәм урман-парк зоналарын тиешле санитар хәлдә тоту буенча ведомство карамагындагы оешмалар коллективларының эшен оештырырга тәкъдим ителде.
Әлеге күрсәтмә үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.