«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

2023 елның 18-19 маенда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы узачак.

KazanForum турында хәзер нәрсә белергә кирәк:

- Россия төбәкләренең һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлеге өлкәсендәге төп вакыйга;

- 2023 елның 18-19 маенда – эшлекле программа;

- 2023 елның 20-21 маенда – форум кунаклары һәм катнашучылары өчен мәдәни программа.

Быел безне көтә:

- инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе;

- ислам финанслары буенча белем бирү модуле;

- Russia Halal Expo 2023 күргәзмәсе;

- Russia Halal Market ярминкәсе;

- Modest Fashion Day;

- ислам илләре аш-су осталарыннан кулинар шоу;

- форумның федераль статусы;

- 100 дән артык эшлекле сессия һәм бай мәдәни программа.⠀

Форумның лейтмотивы булып заманча чынбарлыктагы икътисадый партнерлык торачак.

Меңләгән кеше – инвесторлар һәм бизнесменнар, халыкара оешмалар, илчелекләр вәкилләре, фикер лидерлары һәм бөтен дөньядан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, аларны хәл итү юлларын табу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Казанга җыелачак.

► KazanForum чарасына kazanforum.ru  рәсми сайтында теркәлергә, шулай ук чара программасы белән танышып чыгарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International