Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасы турында» 19.11.2015 № ПУ-1111 Указы нигезендә һәм һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 2022 елда Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертү өчен 29 дәүләт хезмәткәре билгеләнде.
2023 елның 5 апрелендә Карлы авылы, Муса Җәлил урамы, 109 йорт адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Карлы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ укучылары өчен «Цифр дәресе» узды.
2023 елның I кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә туры килүе турында 43 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
2023 елның 3 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Елына 20 мең тоннага кадәр калдыклар кабул итү куәте булган чүп-чар йөкләү станциясе» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Ул республиканың Әгерҗе муниципаль районында урнашкан.
Бүгенге көндә торак төзелеше буенча еллык план 37% ка үтәлгән – 1 млн138 мең квадрат метр торак тапшырылган.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе апрель ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
1 апрельдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Александрович Кудряшов үзенең туган көнен билгеләп үтә.
2023 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды.
Коррупция җинаятьләренең төп төре булып ришвәт тора.
Әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан ришвәт бирү яисә ришвәт тәкъдим итү яисә ришвәт алырга ризалык бирү яки ришвәт бирү турында гозерләү кебек кабул ителергә мөмкин булырлык итеп үз-үзеңне тоту – дәүләт хезмәткәре (муниципаль хезмәткәр) өчен ярамаган хәл, чөнки аның объектив һәм намуслы булуында шикләнергә мәҗбүр итә, тулаем алганда дәүләт идарәсе системасы абруена зыян китерә.
2023 елның 28 мартында ТР ДТК инспекциясенең төп офисында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары өчен RPA (Robotic process automation) технологиясе презентациясе узды.