Яр Чаллыда Яшьлек проспектындагы яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә тапшырылды

2023 елның 24 марты, җомга

2023 елның 24 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка «Яр Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре белән 2/10 номерлы күп катлы торак йорт. 1 этап» проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Аның мәйданы – 11208,20 кв. метр. Катлар саны – 11. Йортта 120 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8336,50 кв. метр. Балалар мәйданчыгы булган йорт яны территориясе төзекләндерелгән.

Төзүче –  «Комфортное жильё» ТТК. Техник заказ бирүче – «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ. Проектлаучы – «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 19 сентябрендә республика ведомствосы төзүчегә Чаллыда 2/10 номерлы торак йорт төзелешенең 3 нче этабы өчен, ә 2022 елның 16 декабрендә 2 нче этабы өчен ярашлылык турында бәяләмә биргән иде.

https://gsn.tatarstan.ru/tat/photo.htm/photoreport/8715619.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International