«Осиново» торак комплексы» ҖЧҖ тагын бер яңа торак йорт тапшырыла

2023 елның 28 марты, сишәмбе

ТР ДСК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авыл җирлеге, Осиново авылы, Гагарин урамы адресы буенча урнашкан яңа торак йортка йомгаклау тикшерүе үткәрелә.

Өч секцияле кирпеч йорт төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы 9459,60 кв. метр. Анда 9 кат, 141 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8500 кв. метр.

Төзүче оешма – «Осиново» ТК» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Алев» ҖЧҖ.

Техник заказчы һәм проектлаучы – «Төзелеш конструкцияләре заводы» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International