Осиновода яңа торак йортта актыккы тикшерү бара

2023 елның 28 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Зеленодольск муниципаль районы, Осиново авыл җирлеге, Осиново авылы адресы буенча урнашкан яңа торак йортка күчмә йомгаклау тикшерүен үткәрә.

Йорт төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы  – 19061,50 кв. метр. Анда 10 кат, 7 подъезд, 273 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 12480 кв. метр.

Төзүче оешма – «Осиново» ТК» ҖЧҖ.

Техник заказчы – «Төзелеш конструкцияләре заводы» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы –  «Евро-Каркас» махсус төзүче» ҖЧҖ.

Проектлаучы – «РАФФ» ҖЧҖ.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International