Россия ФСХ Татарстан Республикасы идарәсе бердәм салым счеты буенча вебинарлар үткәрүе турында хәбәр итә

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелүгә бәйле мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар Идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

2023 елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә «НДФЛ һәм иминият кертемнәре буенча белдерүләр, тапшыру вакыты һәм тутыру тәртибе» темасына вебинар узачак.

Спикер: 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова.

Вебинар программасы:

1. 2023 елдан салым түләүләренең яңа тәртибе.

2. НДФЛ буенча белдерүне тәртибе һәм тапшыру вакыты.

3. Иминият кертемнәре буенча белдерүләрне тутыру тәртибе һәм тапшыру вакыты.

4. Сорауларга җаваплар.

2023 елның 30 мартында 10.00 сәгатьтә «Бердәм салым счеты кертелүгә бәйле сорауларга җаваплар» темасына вебинар узачак.

Спикерлар: Элина Лекомцева, бурычларны җайга салу бүлеге җитәкчесе; Эльмира Хәмидуллина, юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе; Валентина Бубнова, 2 нче номерлы камераль контроль бүлеге җитәкчесе; Гүзәл Арикова, 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге җитәкчесе.

Вебинар программасы:

1. Бердәм салым счеты институты кертелүгә бәйле рәвештә салым түләүчеләрдә барлыкка килгән бер төр сорауларны карау.

2. Сорауларга җаваплар.

Вебинарлар – бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

♦ 2023 елның 28 мартында вебинарга тоташу өчен сылтама:

https://w.sbis.ru/webinar/a8e8e308-1954-476a-a975-23d66ee875a4

♦ 2023 елның 30 мартында вебинарга тоташу өчен сылтама:

https://w.sbis.ru/webinar/38799508-676b-4c86-8e12-19b4d12cc5b2

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International