Кама аръягы территориаль органында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

2023 елның 27 мартында Чистай шәһәрендә Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган иң актуаль сорауларга аңлатма бирү максатында киңәшмә узды.

Коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат – А.З. Игнатьева тарафыннан «Справки БК» махсус программа тәэминатын кулланып, һәр бүлекчәне тутыру буенча киңәшләр бирелде.

Киңәшмәдә Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча Кама аръягы территориаль органы хезмәткәрләре актив катнаштылар, керемнәр турында белешмәләрне тутырганда барлыкка килгән аерым очраклар буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International