ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллы шәһәренең «Мәләкәс аръягы» торак районында Авангард урамы, 55А адресы буенча урнашкан яңа күп катлы торак йортны (20-16 номерлы төзелеш) тикшерә.
Чаллы шәһәренең 69нчы микрорайонында урнашкан 132нче «Сандугач» балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Красный ключ авыл җирлеге, Красный ключ бистәсе адресы буенча 1 нче номерлы яңа торак йортны тикшерә.
ТР ДТК инспекциясе тарафыннан ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, Калинин урамы, 3Г адресы буенча урнашкан кунакханә комплексы составында автостоянкалы апарт-отель төзелешенең барышы тикшерелде.
ТР ДТК инспекциясе Казанда Маршал Чуйков урамындагы «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО территориясендә перинаталь үзәк төзелешенә йомгаклау тикшерүе үткәрә.
10 катлы торак йорт (поз. 12) Лаеш районы Усад авылындагы «Счастливый» торак комплексында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан биологик чистарту корылмалары төзелешенә йомгаклау тикшерүен үткәрә.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясына контрольдә тотылган затның гаризасы буенча профилактик визит үткәрүне көйләүче 10-13 өлешләр өстәлгән.
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
2023 елның 21 августында ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасы – капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә күзәтчелек буенча Көньяк-көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс узды (Әлмәт шәһәре).