2024 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төп офисында республика Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына кандидатлар белән әңгәмә узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ягыннан чарада җитәкченең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Әбделкасыймова катнашты.
Әңгәмә ТР Яшьләр хөкүмәтенә кандидатлар Алина Маркина (ТР Риэлторлар гильдиясе) һәм Илмир Шәрәфетдинов (В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ) белән уздырылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы даими эшләүче консультатив-киңәшмә органы, ул 2016 елның 28 декабрендә төзелеп, иҗтимагый башлангычларда эшли.
Яшьләр хөкүмәтенең максаты – Татарстан территориясендә даими яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнарны җәмгыятьнең социаль-икътисадый һәм мәдәни тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыру.