Казанның Совет районында 65 урынлы балалар бакчасы булган торак йорт төзелде

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2024 елның 4 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре, Совет районы, Рихард Зорге урамындагы күпфатирлы йорт һәм 65 урынлы балалар бакчасын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Төзүче – «ОДА Регион Плюс» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Арт-Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Экспертиза һәм геоэзләнүләр үзәге» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СКАЛА» җитештерү компаниясе» ҖЧҖ.

«Gorky Point» торак комплексында объект төзелеше 2023 елның февралендә башлана. Янкормага 2 катлы балалар бакчасы төзелгән 10 катлы, 4 секцияле торак йорт буларак проектлаштырылган һәм төзелгән. Аның гомуми мәйданы 20130,20 кв. м тәшкил итә.

Торак йортта фатирлар саны – 247, аларның гомуми мәйданы 11507,10 кв. м тәшкил итә. Шулардан өч бүлмәлеләр – 20, ике бүлмәле – 59, бер бүлмәле – 168. Һәр фатирның лоджиясе бар.

Балалар бакчасының беренче катында мөдир кабинеты, әзер ризыкларны кабул итү һәм тарату, пычрак керләрне сортларга аеру өчен медицина блогы бүлмәләре, персонал өчен хезмәт-көнкүреш бүлмәләре, сак посты, шулай ук 15 урынга исәпләнгән төркем ячейкасы бар.

Икенче катта – һәркайсы 25 урынга исәпләнгән ике төркем ячейкасы, музыка һәм гимнастика дәресләре өчен зал. Катлар арасында элемтә ике баскыч аша башкарыла. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә (МГН) керү өчен балалар бакчасы бинасы пандус белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International