ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районында 1501 урынга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбенә карата тикшерү башланды. Ул 13 нче кварталда Айрат Арысланов урамында урнашкан.

 


18
август, 2023 ел
җомга

ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Лаеш муниципаль районы, Столбище авыл җирлеге, Усад авылы адресы буенча урнашкан «Южный парк» торак комплексының 3.1, 3.2, 3.3 номерлы торак йортларында тикшерү бара. 1 нче эшләтеп җибәрү комплексы төзелешенең 3 нче чираты тикшерелә.

2023 елның 18 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:

Казан шәһәренең Яңа Савин районында Сибгат Хәким урамында төзелгән яңа гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә ТР ДТК инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе бара.


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 17 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районының «Светлая долина» торак комплексындагы яңа мәктәпне тикшерүгә чыктылар. Чараны яктырту өчен республика массакүләм мәгълүмат чаралары да чакырылды.

Чаллы шәһәренең 34нче микрорайонында урнашкан 1501 урынга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбендә тикшерү бара. Учреждение «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылы, Школьная урамы, 28 йорт адресы буенча урнашкан яңа мәктәптә ТР ДТК  инспекциясенең актыккы күчмә тикшерүе искәрмәләрсез тәмамланды.


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меховщиклар ур., 80 йорт адресы буенча җитештерү-склад биналары комплексы реконструкциясенең 3 нче этабында йомгаклау тикшерүе үткәрелде.

 

Республиканың Зәй муниципаль районындагы яңа спорт объектында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе бара. Зәй шәһәре, Төзүчеләр урамы, 11в поз. адресы буенча урнашкан «Волна» (Дулкын) ябык йөзү бассейны төзелеше тикшерелә.

Казан шәһәренең Идел буе районында Рауис Гәрәев урамында төзелгән яңа мәктәп территориясендә ТР ДТК инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International